news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда грант алган укытучылар үз проектлары белән таныштырды

2019 елда Азнакай районында 20 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына ия булды.

Азнакайда грант алган укытучылар үз проектлары белән таныштырды
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 29 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). ​​​​​​​ 28 октябрьдә Азнакайның 7нче урта мәктәбе базасында грант алган укытучыларның район форумы узды. Башта алар дүрт мәйданчыкта уку елы дәвамында гамәлгә ашырылачак үз проектлары белән таныштырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Пленар өлештә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, Идел буе төбәкара үзәге директоры, профессор Рәис Борһанов катнашты. Анда укытучылар алдында торган стратегик бурычлар хакында сүз барды.

2019 елда Азнакай районында 20 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына ия булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100