news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда галимнәр бай мәдәни мирас туплаган

Алар барлыгы 25 авылда булганнар, киләсе елда экспедиция районның башка авылларында эшен дәвам итәчәк.

Азнакайда галимнәр бай мәдәни мирас туплаган
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 11 июль, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакайда ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре Азнакай авылларында борынгыдан алып бүгенге көнгәчә сакланган фольклор, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләрен өйрәнү белән шөгыльләнделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район үзәк китапханәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе уранбасары Дамир Гыйләҗев катнашында алар белән түгәрәк өстәл узды. Галимнәр районда башкарган эшләре белән таныштырдылар һәм бай материал туплауларын белдерделәр, кунакчыл Азнакай халкына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Алар барлыгы 25 авылда булганнар, киләсе елда экспедиция районның башка авылларында эшен дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100