news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Франция студентлары тәҗрибә туплый

Алар мәгариф өлкәсендә халыкара алмашу кысаларында килгәннәр.

(Азнакай, 22 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Франциянең Шамони шәһәреннән педагогик университетта белем алучы 4 студент 10 көн дәвамында Азнакай районында мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү системасын өйрәнәчәкләр, дип хәбәр итә район газетасы.

Алар мәгариф өлкәсендә халыкара алмашу кысаларында килгәннәр.

22 февральдә французлар Азнакай 2 нче урта мәктәбендә Туган тел көне уңаеннан оештырылган район семинарында катнаштылар, ачык дәресләрдә булдылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot