news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен чыршы бәйрәме булды

Чыршы бәйрәмендә катнаша алмаганнарның өйләренә барып, Кыш бабай бүләкләре тапшырыла.

 (Азнакай, 28 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Татарстанның Азнакай муниципаль районы башлыгы физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен һәр елны чыршы бәйрәме уздыра. Бу юлы Яңа ел кичәсе 27 декабрьдә Мәдәни үзәктә үткәрелде. Район җитәкчесе Марсель Шәйдуллин якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрикләп, анда катнашучыларга иминлек, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләде, тәмле бүләкләрен таратты, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты.

“Зур көч һәм сабырлык белән балаларын тәрбияләүче әти-әниләргә олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Без сезгә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз - бу безнең төп бурычларыбызның берсе. Бер-беребезгә карата һәрчак игътибарлы, мәрхәмәтле булсак иде. Балаларның йөзендә елмаю гына булсын, уй-теләкләре тормышка ашсын”, – диде район башлыгы.

Бәйрәмгә балалар үзләре дә матур итеп төрле костюмнар киеп, шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләп килгәннәр. Чыршы янында Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән алар куанышып күңел ачтылар һәм әкияти мохиттә якты хис-тойгылар кичерделәр.

Аерым алганда, Азнакай районында сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле 294 бала яши. Чыршы бәйрәмендә катнаша алмаганнарның өйләренә барып, Кыш бабай бүләкләре тапшырылачак.

Декабрь аенда районда инвалидлар декадасында да депутатлар, җитәкчеләр күчтәчнәчләр алып, мөмкинлеге чикле балаларның өйләрендә булдылар. Быел гына да җирле бюджеттан, предприятие, оешмалар тарафыннан инвалидларга 36 млн сумлык ярдәм күрсәтелгәнлеге билгеле булды, диелә Азнакай басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100