news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда элеккеге район башлыгы истәлегенә гер күтәрү турниры оештырылды

Октябрь Мөхетдиновка багышланган турнир дәвамлы булачак.

 (Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк") Татарстанның Азнакай төбәгендә районынның элеккеге җитәкче истәлегенә гер күтәрү буенча турнир оештырылды. “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында  район тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез, 1979-1989 елларда КПССның Азнакай район комитеты I секретаре булган Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча II турнир узды, дип яза җирле "Маяк" газетасы.

Анда 18 яшькә кадәр булган иллегә якын яшүсмер көч сынашты. Турнирны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин районның элеккеге җитәкчесе Октябрь Мөхетдиновның шәһәр-район үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте һәм турнирның дәвамлы булачагын әйтте. "Район үсешенә бихисап көч салган җитәкчеләр берсе дә онытылырга тиеш түгел, яшьләрне дә алар үрнәгендә тәрбияләргә кирәк", – диде район башлыгы үзенең чыгышында. 

Гер спортына килгәндә, районда әлеге спорт төрен үстерүдә танылган спортчы, тренер Җәмил Шакировның өлеше санап бетергесез. Ул Актүбәнең “Көмеш су” балалар сәламәтләндерү комплексында яшүсмерләрне шөгыльләндереп, аларны төрле дәрәҗәдәге ярышларга чыгара. Әле күптән түгел узган Татарстан чемпионатыннан да район спортчылары зур җиңүләр белән кайтты. 

"Әзерләнүләрнең нәтиҗәләре күренгәч, җиңнәрне тагын да ныграк сызганып эшлибез, җиңүләр миңа да, балаларга да киләчәккә стимул бирә", – ди халыкара класслы спорт мастеры. 

Октябрь Мөхетдинов истәлегенә узган турнирда да аның шактый спортчысы катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтте.

11 яшьтән гер күтәрү белән шөгыльләнгән, спорт мастерлыгына кандидат Айдар Яббаров ярышларда хәкемдар буларак катнашты. Тугызынчы сыйныфта укыган вакытта ук республика чемпионы булган Актүбә егете, бүген инде Әлмәт политехник көллияте студенты, әле дә республика дәрәҗәсендә Азнакай данын яклый. "Кечкенә бала күңелендә әлеге авыр спорт төренә мәхәббәт тәрбияли алган, үз эшен чын күңелен биреп башкаручы тренерыма аеруча рәхмәтлемен",  – ди герче.

Ярышларның баш хөкемдары Җәмил Шакиров турнирны уздыру шартларын һәм кагыйдәләрен аңлатканнан соң, мактау пьедесталының югары баскычын яулау өчен киеренке көрәш башланды. Авыр герләрне мамык урынына чөйгән яшүсмерләргә бу көнне сокланмаган кеше калмагандыр! Әнә, 9 нчы сыйныф укучысы Томский Ростислав ун минут эчендә 16 килограмм авырлыктагы ике герне 146 тапкыр чөеп, 16 яшькә кадәргеләр арасында абсолют чемпион булды. 18 яшькә кадәге яшүсмерләр арасында Альберт Бәхтиевкә тиңнәр булмады. Гомумән, катнашучылар әзерлекле, күрсәткечләр югары, көндәшлек зур иде бәйгедә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100