Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда "Ел укытучысы" бәйгесенең зона этабы узачак
Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы районнарыннан 24 педагог катнашачак.
(Азнакай, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). 30-31 гыйнварда Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы – 2019" бәйгесенең зона этабы узачак. Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы районнарыннан 24 педагог катнашачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Район данын “Ел укытучысы” номинациясендә 5 нче урта мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Мөхәммәдъярова һәм гимназиядән математика укытучысы Альбина Гобәйдуллина; “Татар теле буенча иң яхшы укытучы” номинациясендә Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Резеда Гәрәева; “Педагогик дебют” номинациясендә 5 нче урта мәктәпнең математика укытучысы Динарис Вәлиев яклаячаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз