news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы беренче тапкыр уза

Анда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы һәм Азнакай районнарыннан 24 педагог катнаша.

Азнакайда "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы беренче тапкыр уза
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). 30-31 гыйнварда Азнакай 1нче урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең зона туры беренче тапкыр уза. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы һәм Азнакай районнарыннан 24 педагог катнаша. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин конкурсатларны сәламләп, аларга уңышлар теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчеләре Лилия Сәүбанова һәм Илгиз Халиков җылы кабул иткәннәре өчен азнакайлыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Район данын “Ел укытучысы” номинациясендә 5нче урта мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Мөхәммәдъярова һәм гимназиядән математика укытучысы Альбина Гобәйдуллина; “Татар теле буенча иң яхшы укытучы” номинациясендә Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Резеда Гәрәева; “Педагогик дебют” номинациясендә 5 нче урта мәктәпнең математика укытучысы Динарис Вәлиев яклыйлар.

“Ел укытучысы”ның зона этабы Азнакайда беренче тапкыр уза. Педгоглар үз укыту алымнарын яктырткан дәресләр бирәләр, мастер-класслар күрсәтәләр. Алар эшенә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортлары вәкилләре һәм узган елгы бәйгеләрдә җиңүчеләр бәя бирә", – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100