news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда экстремизмга каршы велоузыш үтте

Азнакайда “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында велоузыш оештырылды.

(Азнакай, 28 сентябрь, "Татар-информ" , “Маяк”). Азнакайда экстремизмга каршы велоузыш үтте. Азнакайда “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында велоузыш оештырылды. Чарада катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрнең төрле оешма хезмәткәрләре һәм дин вәкилләре бар иде, дип яза район газетасы.

Велоузышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, районбашкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов әлеге чараның әһәмиятен билгеләп узды.

– Безнең республикада,шул исәптән районыбызда да төрле конфессия вәкилләре арасында татулык яшәп килә. Киләчәктә дә бердәм булып, район һәм шәһәр үсешенә үз өлешебезне кертербез дип ышанам, – диде җитәкче азнакайлыларга мөрәҗәгать итеп.

ЮХИДИ хезмәткәрләре күрсәтмәләр биргәч, велосипедчылар юлга кузгалды. Шәйхетдинов, Гагарин,Нефтьчеләр урамын узып, алар “Азнакай нуры” мәчете кырына җыелды. Өлкәннәрдән балалар да калышмаган.

– Бик күңелле булды, тамчы да арымадык. Киләсе елга да акциядә катнашырга теләгем бар, – ди 6 нчы сыйныф укучысы Мәрьям Фролова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100