news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда экологик семинар үтте

Авыл җирлеге, “Грант” республика конкурсында катнашып, 1 миллион сум күләмендә акча откан булган.

(Азнакай, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Саниева). Экология елына нәтиҗә ясау максатыннан, Азнакай районы  Әсәй авылы җирлегендә экологик семинар үтте, дип яза район газетасы.

Авылдагы су линияләренә ремонт ясалган. Авыл җирлекләренең иң авырткан җире – тузып-таралып яткан чүплекләрнең бүген инде эзе дә калмаган.

Авыл җирлеге “Грант” республика конкурсында катнашып, 1 миллион сум күләмендә акча откан булган. Әлеге акчага быел ике авылда да юллар ремонтланган, Әсәйдәге күпер яңартылган. Зиратны да киңәйтеп, коймалап алганнар.

Шул акчага ике авылга да балалар мәйданчыгы да урнаштырылган.

Әсәй авылының күрке булган һәр чишмәнең тирә-ягы төзекләндерелгән, алар матур булып, әллә каян күренеп, балкып тора, халыкка су алыр өчен уңайлыклар да булдырылган.

Алга таба мондый семинарлар уздырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100