Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда экологик конференциядә кәнфит кәгазеннән тегелгән күлмәк тәкъдим иттеләр
Ык буе территориаль идарәсе ел саен Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне уңаеннан мондый чималны файдалы куллану буенча бәйге үткәрә.
(Азнакай, 22 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипов). Гимназия базасында узган муниципаль экологик конференциядә катнашучылар Җир шарын чүплеккә әверелүдән ничек саклап калырга дигән сорауга җавап эзләделәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Тирә-як мохитне саклау, көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын эшкәртү мәсьәләләренә дөньякүләм әһәмият бирелә. Районны гына алсак та, соңгы елларда пластик шешәләр, макулатура өчен аерым чүп савытлары булдырылды.
"Бездә экологик тәрбия системалы рәвештә, предприятиеләр белән берлектә алып барыла, күп кенә фәнни конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашабыз. Балалар үзләренең табигатьнең бер өлеше икәнен, аңа сак карарга кирәген аңлыйлар", – диде гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Фәсиева.
Ык буе территориаль идарәсе ел саен Бөтендөнья икенчел эшкәртү көне уңаеннан мондый чималны файдалы куллану буенча бәйге үткәрә.
Конференциядә гимназия, 4 нче лицей, 8 нче, Актүбә 3 нче һәм Сарлы мәктәпләре укучылары үз куллары белән газеталардан, кәнфит кәгазеннән, целлофаннан һәм башка шундый материаллардан ясалган костюмнарны күрсәттеләр. Фойеда кул эшләре күргәзмәсе, мастер-класс та оештырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз