Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бәйрәм итте
Бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Азнакай, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакай район-шәһәр мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның якыннары да килгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов аларга изге теләкләрен юллады. РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Радик Шәрәфиев сүзләренчә, бүгенге көндә бүлек күрсәткечләр буенча үз категория районнары арасында беренче урында бара.
Бәйрәм бүләксез булмый. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана да шатлыклы мизгелләргә бай булды.
Бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылса, икенче берәүләр төрле дәрәҗәдәге "Эчке эшләр хезмәтендәге казанышлар өчен" медаленә, истәлек бүләкләренә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз