news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ДОСААФ өй туен үткәрде һәм үз лагерын ачты

Лагерь 14 яшьтән 17 яшькәчә булган 100 яшүсмергә исәпләнгән.

Азнакайда ДОСААФ өй туен үткәрде һәм үз лагерын ачты

(Азнакай, 2 август, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакайда бүген берьюлы ике тантана: ДОСААФ өй туе үткәрде, “Родина” лагеры ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

ДОСААФ Азнакай җирле оешмасының яңа бинасын ачу тантанасында аның Татарстан идарәсе рәисе Дамир Динниулов җитәкчелегендәге вәкилләр төркеме дә катнашты.

Азнакай районында ДОСААФ 1964 елның 4 мартында оешкан. Шушы дәвер эчендә массалы һәм техник һөнәрләр буенча 17 меңләп белгеч әзерләнгән. Аларның 80 проценттан артыгы юл йөрү кагыйдәләре имтиханнарын беренче тапкырдан ук уңышлы тапшыра. Бу коллективта төпле белемле, үз эшенең осталары туплануын күрсәтә.

Бина ачу тантанасыннан соң кунаклар аның бүлмәләрен һәм җиһазларын карап чыкты. Биредә укыту-өйрәнүләрне югары дәрәҗәдә итү өчен барлык шартлар-мөмкинлекләр тудырылган.

Аннары барысы да ДОСААФның “Родина” хәрби-патриотик палаткалы лагеры урнашкан шәһәрнең “Парус” спорт-туристик базасына юл тотты. Лагерь 14 яшьтән 17 яшькәчә булган 100 яшүсмергә исәпләнгән. Анда Бөгелмә, Баулы, Лениногорск кебек күрше-тирә шәһәрләрдән дә балалар ял итәргә килә.

Җәй дәвамында 2 смена эшли. Яшәү шартлары хәрбиләрнекенә якын: палаткаларда йоклыйлар, һәр иртә күнегүләрдән башлана, сафларда йөрү, хәрби корал җыеп-сүтәргә өйрәнү һәм башка күнегү-чыныгулар көн буена дәвам итә. Әлбәттә, кичләрен учак янына җыелып, җырлап ял итәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100