news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда дога кылу бәйгесендә утызга якын егет һәм кыз көчен сыный

Чара татар телебезне популярлаштыру максатын да күздә тотып оештырылган.

Азнакайда дога кылу бәйгесендә утызга якын егет һәм кыз  көчен сыный
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Бүген Азнакайның Ак мәчетендә төрле яшьтәге балалар арасында дога кылу бәйгесе бара. Әлеге районкүләм бәйгедә утызга якын егет һәм кыз үз көчләрен сыный. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәмне ачып, район мөхтәсибе Азат хәзрәт дога кылу тәртибе хакында сөйләде. Чара татар телебезне популярлаштыру максатын да күздә тотып оештырылган.



news_right_1
news_right_2
news_bot