Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда дүрт олуг шагыйрь белән очрашу үтте
Флера Гыйззәтуллина, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев һәм Илдус Гыйләҗев катнашында очрашу узды.
(Азнакай, 22 март, "Татар-информ, "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакайлылар татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып янучы дүрт якташ шагыйрьләре – Флера Гыйззәтуллина, Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев һәм Илдус Гыйләҗев белән берьюлы очрашу бәхетенә ирештеләр, дип яза район басмасы.
Мәдәният йортында әдипләребезнең олуг юбилейлары уңаеннан уздырылган кичә районыбыз сәнгать осталарының җыр-биюләре, әдипләребезнең чыгышлары, район җитәкчелеге, “Маяк” газетасы һәм аның каршында эшләп килүче, әдипләребезгә канат куйган “Гөлстан” әдәби берләшмәсе, мәдәният, мәгариф учреждениеләре коллективлары, сыйныфташларының котлаулары белән үрелеп барды.
Шагыйрьләр һәрвакыт Азнакайдан илһам алып, аның ирешкән уңышларына куанып, туган яклары белән горурланып яшәүләрен әйттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз