news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда чернобыльчеләргә беренче торак сертификаты тапшырылды

Республикабызда тагын бер социаль программа старт алды.

(Азнакай, 28 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Чернобыль авариясен юк итүдә катнашкан азнакайлыларны хөрмәтләү кичәсендә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Харисовлар гаиләсенә торак шартларын яхшырту өчен 826 мең сумлык сертификат тапшырды, дип яза район газетасы.

– Мин Чернобыльгә 1989 елны киттем, анда вахта йөрттем. Ул чакта әле өйләнмәгән идем. Аннан кайткач, Азнакай технологик транспорт идарәсендә шофер булып эшләдем, хәзер инвалидлыкта. Бер улыбыз, бер кызыбыз бар. Ике бүлмәле фатирда яшибез, хөкүмәтнең бу бүләгенә бик сөендек, – ди Фәрит Харисов.

Районда тагын шундый ике гаилә чиратта тора.

Россия “Чернобыль” берлегенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Харисов белдерүенчә, оешмада бүгенге көндә 93 кеше исәпләнә. Монда вафат булганнарның җәмәгатьләре дә, “Маяк” авариясендә, Семипалатинскта атом-төш сынауларында катнашкан кешеләр дә кергән. Алар дәүләт тарафыннан каралган ташламалардан файдаланалар, дарулар, санаторийлар белән тәэмин ителәләр.

– Мондый афәтләрне кабат күрергә язмасын. Радиациядән дә куркыныч нәрсә юк, ул күзгә күренми торган дошман. Сәламәтлекләре какшап, күпме иптәшләребезне югалттык. Мин анда 45 көн булдым, әмма ул 45 еллык кеше гомеренә тора, – ди 1986 елда, катастрофаның беренче көннәреннән үк аварияне юк итүдә катнашкан Рәфис Билалов.

Чернобыльчеләр күкрәгендә “Ватан алдында хезмәтләре өчен” медале ялтырый. Әмма алар үлем эченә дан-шөһрәт артыннан түгел, Ватан чакыруы буенча кергәннәр һәм миллонлаган кешеләрнең тормышын саклап калганнар. Алар батырлыгына районыбызда һәйкәл төзеләчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев аның проектына конкурс игълан ителүе хакында әйтте.

Ә ел саен шәһәрнең “Акчарлак” ресторанында мул табын артында җыр-моң белән үрелеп уздырыла торган кичә чернобыльчеләргә район хакимияте тарафыннан күрсәтелә торган хөрмәтнең бер билгесе ул, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100