Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар җыелды
Район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов чернобыльчеләргә Рәхмәт хатлары һәм юбилей медальләре тапшырды.
(Азнакай, 27 апрель, "Татар-информ". "Маяк"). Илебез тарихында кар тап булып калган Чернобыль фаҗигасеннән соң элеккеге СССРны аның тагын да колач аласы радиация зыяныннан йолып калган һәм шулай ук 1957 елда “Маяк” катастрофасын бетерүдә катнашкан батыр ир-егетләребез һәр елдагыча, Хәтер көненә җыелды, дип яза җирле басма.
Әлеге фаҗига вакыйгалары турында хәтерләр яңарды, сәламәтлекләре какшап, араларыннан бик иртәли киткәннәрнең якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
Район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов чернобыльчеләргә Рәхмәт хатлары һәм юбилей медальләре тапшырды, батырлыкка тиң фидакарьлек күрсәткән ир-егетләргә район халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен ирештерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз