news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда “Өченче яшь Университеты” социаль проекты кысаларында чаралар башланды

Быел укулар ике төрле юнәлештә – компьютерны өйрәнү һәм сәламәт яшәү рәвеше кысаларындагы чаралар (бию терапиясе) буенча оештырыла.

(Азнакай, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). 2007 елдан республикада – “Өченче яшь Университеты” социаль проекты эшләп килә. Аның Азнакайдагы филиалы яңа уку елын башлап җибәрде, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Шәһәрнең 7 нче гомумбелем бирү мәктәбе каршында оештырылган курслар 9 октябрьдән старт алган иде. Бу атнада Актүбәдә узган ветераннар очрашуында аның бистәдәге 2 нче һәм 3 нче мәктәпләрдә ачылачагы игълан ителде. “Ретро-FM дулкынында” стилендә оештырылган кичә бик матур барды. Үзешчәннәр башкарган 70-80 нче еллар шлягерларына кушылып, өлкәннәр үзләре дә рәхәтләнеп җырлады. Ул чорларда бер буханка ипи күпме тора иде? Ә “Эскимо” туңдырмасы? Викторинаның бу сорауларына шартлатып җавап бирде алар, бер банка сөт кайнатмасының 55 тиен, 1 литр сөтнең 16 тиен, “Дружба” сырының 23 тиен торуын да онытмаганнар икән әле. Әнә шулай яшьлек елларына сәяхәт тә булды бу очрашу.

“Россия пенсионерлары берлеге”нең җирле бүлеге рәисе Зөфәр Вәлиев, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр, “Өченче яшь Университеты” социаль проекты белән таныштырдылар. Проектның девизы – гыйлем аша тормыш сыйфатын яхшырту. Әлеге Университет өлкәннәргә төрле яклап камилләшергә мөмкинлек бирә.

–Быел укулар ике төрле юнәлештә – компьютерны өйрәнү һәм сәламәт яшәү рәвеше кысаларындагы чаралар (бию терапиясе) буенча оештырыла, – диде ул. Азнакайда, Актүбәдә, Чалпы авылында – барсы 6 төркем төзеләчәк. Университет программасы киңкырлы. Әмма аны белем, күнекмәләр бирү дип кенә аңламаска кирәк, бу курслар өлкәннәрне бер-берләре белән аралаштыру, рухи яктан тагын да ныгыту, буыннар элемтәсен яхшырту, иҗтимагый активлыкны арттыру максатын да күздә тота. Аларда өлкәннәребез үзләрендә яңа сәләтләр ача, үз-үзләренә ышаныч арта, тәҗрибә алалар, уртаклашалар, гомумән, тормышлары яңа төсмер, багланышлар ала.

Зөфәр Вәли улы пенсионерлар берлеге һәм пенсия фонды тарафыннан оештырылган бу укуларның елдан-ел популярлык казануы, укырга теләүчеләрнең арта, белем алу юнәлешләренең дә төрлеләнә баруын ассызыклады, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100