news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда "Чатыр Тауда җыен” фестивалендә илле иҗат коллективы чыгыш ясады

Халыкара фольклор фестиваленә Татарстан, Башкортсан республикалары, Оренбург өлкәсенең төрле районнарыннан килгәннәр иде.

Азнакайда "Чатыр Тауда җыен” фестивалендә илле иҗат коллективы чыгыш ясады
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 12 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда "Чатыр Тауда җыен” Халыкара фестивале узды. Халыкара фольклор фестивалендә Татарстан, Башкортсан республикалары, Оренбург өлкәсенең төрле районнарыннан 50 дән артык иҗат коллективы чыгыш ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ерак араларны якын итеп килгән барча кунакларга зур рәхмәтен белдерде, күркәм гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап, туган җиребез белән горурланып, дус булып яшәргә өндәде.

Җыенның дәрәҗәле кунаклары – Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, ТР ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков та кайнар котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр.

– Төрки халыкларның дуслыгын, тарихын чагылдыра торган бик күркәм бәйрәм. Азнакай районы хакимияте мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирә. Аны бүгенге чараның оештырылуыннан да күрергә була. Киләчәктә дә Чатыр Тау битләрендә күрешергә язсын, – диде Ленар Хәкимҗанов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100