news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Чатыр тау батыры билгеләнде

Халыкара фольклор фестивалендә Татарстан, Башкортсан республикалары, Оренбург өлкәсенең төрле районнарыннан 40 ка якын иҗат коллективы чыгыш ясады.

(Азнакай, 13 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Менә сигезенче елын Азнакайның мәгърүр Чатыр тавы җыр-моңга гашыйк, халык җәүһәрләрен яңартып-саклап яшәүче иҗат коллективларын үз итәгенә җыя. Район фольклор фестивале буларак башланган әлеге чараның елдан-ел географиясе киңәя барып, ул халыкара дәрәҗәгә күтәрелде, диелә район хәбәрендә.

Быел фестиваль 13 июльдә – табигатьнең иң көяз, тау җиләкләренең мөлдерәп пешкән чагында үткәрелде. Ул, гадәттәгечә, тарихи күренешләрне чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Республикабызның иң биек ноктасында гасырлар дәвамында бик күп истәлекле вакыйгалар булып узган. Чатыр тавы ХVII–ХVIII гасыр сәяхәтчеләре, академиклар Петр Паллас һәм Игорь Лепехин, бөек шагыйр Габдулла Тукай, Пугачев гаскәрләре явы эзләрен саклый. Борын-борыннан төрле төбәкләрнең акскаллары бирегә киңәш-табыш итәргә җыела торган булганнар.

– Фестиваль милләтләр арасында дуслыкны ныгытуда, туганлык, бердәмлек хисләрен арттыруда, ата-бабаларыбызның йолаларын, инде онытыла барган матур көй-моңнарын яшь буынга җиткерүдә зур роль уйный, – диде Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чараны ачып.

Ул ерак араларны якын итеп килгән барча кунакларга зур рәхмәтен белдерде, күркәм гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап, туган җиребез белән горурланып, дус булып яшәргә чакырды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре Рита Киселева һәм Нәфисә Сәгъдиева да кайнар котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр.
Җыенга күренекле язучылар Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев туган якларын сагынып кайткан иде.

Бәйрәмдә Татарстан, Башкортсан республикалары, Оренбург өлкәсенең төрле районнарыннан 40 ка якын иҗат коллективы чыгыш ясады. Татар, рус, әрмән, әзербәйҗан, төрек, таҗик, үзбәк, казах, чуваш диаспоралары үз милләтләренең көнкүрешен чагылдырган утарларда кунакларны җырлап-биеп, милли ашлар белән каршы алдылар. Милли сувенирлар, кул эшләрен, картиналар сату, остаханәләр оештырылган иде.

Чатыр тауда үтә торган җыенның матур йоласы буенча быел да Чатыр тау батыры билгеләнде. Тау итәгеннән аның түбәсенә кадәр иң беренче булып Уразай егете Филүс Зәниев йөгереп менде.

Коллективлар арасында Чатыр тауга беренче тапкыр гына аяк басучылар да, инде аны үз итеп өлгергәннәр дә бар иде.

– Түбән Новгородка кадәр барып җиттек, ә менә Азнакайда булган юк иде. Шулкадәр җылы каршы алдылар, бик матур як, ул таулары, ул урманнары! – диләр Оренбург өлкәсе Дүсмәт авылынннан “Чишмә” ансамбле җырчылары.

– Без былтыр да катнашкан идек, яратып, ошатып кайтып киттек. Быел положение килү белән фестивальгә килергә ризалыштык. “Җиләкле аланда” исемле бию алып килдек, – ди Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылының “Ак калфак” ансамбле әгъзасы Равия Сафина.

Чатыр тау җыены Татарстанның “Сорнай” һәм “Риваять” фольклор ансамбьләре чыгышы белән тәмамланды.

Фестиваль бер тында-сулышта, зур оешканлык белән узды. Яңгыр сибәләсә дә, халык тиз генә таралырга ашыкмады.

– Күпме борынгы җырларыбызны, йолаларыбызны күрдек, үзебезнең яшь чакларга кайтып килгән кебек булдык, – ди Әлфия Кәримова.

– Мәскәүдән әни янына кунакка кайттык һәм менә фестивальне үз күзебез белән күрү бәхетенә ирештек. Башка елларда да Интернет аша “Чатыр тау җыены”н карый идек. Бу бәйрәм алга таба да шул рухта дәвам итсен иде, – ди Фәридә Әхмәтова.

Чатыр тау куенында көмеш ятмалары яшерелгән диләр һәм шуңа күрәдер аның итәгеннән ярып чыккан чишмә изгеләрдән саналган, төрле авырулардан дәвалый торган көчкә ия булган. Ел әйләнәсенә бирегә яше-карты сихәтлекләрен арттырырга, көч-дәрт алырга килгән. Ул кадәресе дөрестерме-юктырмы, әмма шунысы хак – Чатыр тавы үз кочагына иҗат коллективларын җыеп, чыннан да, тәнебезгә дә, җаныбызга да шифа бирә, рухыбызны сафландыра, дип хәбәр итә район газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100