news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда чаңгы базасы төзелешенә һәм җиһазларга 7 миллион чамасы сарыф ителгән

Актүбә бистәсендә модульле чаңгы базасы ачылды.

(Азнакай, 27 октябрь, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакай районы Актүбә бистәсендә модульле чаңгы базасы ачылды. Әлеге базаны төзү һәм анда уңайлыклар тудыру 6,9 миллион сумга төшкән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Йөз квадрат метрлы бинада киенү-чишенү бүлмәсе, чаңгыларны саклау һәм аларга хезмәт күрсәтү бүлмәләре, тренер кабинеты, юыну өчен уңайлыклар булдырылган. Шунда ук прокатка бирү өчен йөз комплект чаңгы да тезеп куелган, юлларны әзерләү өчен махсус машина да булачак.

Чаңгы базасын ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка рәсми кунаклар да катнашты.

Тантанадан соң бистәдә спорт фестивале үтте. Анда катнашучылар үзләрен волейбол, мини-футбол, җиңел атлетика, чаңгы-роллер ярышларында сынадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot