news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда чәчүгә әзерлеккә уңай бәя бирделәр

Азнакай районы игенчеләренең язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде.

Азнакайда чәчүгә әзерлеккә уңай бәя бирделәр
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 12 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Кичә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында Азнакай районы игенчеләренең язгы чәчүгә әзерлеге тикшерелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

– Азнакайда техника яхшы әзерләнгән, көчле егәрле тракторлар, орлык чәчелешен контрольдә тоту системасы булган чәчү комплекслары күп. Башка районнардан аермалы буларак, җир дә алданрак кардан ачылган, механизаторлар тырмалау эшләренә керешкәннәр, – диде министрлыкның әйдәп баручы киңәшчесе Илнур Гарипов.

Ул районның язгы кыр эшләренә әзерлегенә уңай бәя бирде.

Ул механизаторларга рәхмәтен белдереп, язгы чәчүне вакытында һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап, исән-имин башкарып чыгуларын теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100