news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда блоклы-модуль котельный ачылды

Монда барысы да автоматлаштырылган.

Азнакайда блоклы-модуль котельный ачылды
aznakaevo-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/aznakayda-blokly-modul-kotelnyy-achyldy-foto

(Азнакай, 15 август, "Татар-информ",  "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда блоклы-модуль котельный ачылды. Котельняда аерым хезмәткәрләр эшләми. Монда барысы да автоматлаштырылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Яңа бина Лобачевский ур. 1, 5 , 5 нче, Нахимов ур., 2, 4 нче, Нефтьчеләр ур. 27, 30, 36 нчы, Солтангалиев ур., 25, 25 а күп фатирлы йортларга, балалар бакчаларына, спорт учреждениеләренә хезмәт күрсәтәчәк.

Биредә яшәүчеләрнең шатлыгын бу көнне район башлыгы Марсель Шәйдуллин да уртаклашып, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

" Бу барыбыз өчен дә күптән көтеп алынган вакыйга. Алга таба биредә җылылык, кайнар су белән тәэмин ителештә проблема булмас дип ышанып калабыз. Гаиләләребездә һәрчак иминлек хөкем сөреп, җылы фатирларда яшәргә язсын", – диде җитәкче.

Барлык мәгълүмат үзәк котельнядан гына “күзәтелә”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100