news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Билгесез солдат көнен билгеләп үткәннәр

Чара барышында, Калуга янында хәбәрсез югалган якташларының медальоны музейга тапшырылган.

(Казан, 7 декабрь,"Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). Азнакайда Билгесез солдат көне уңаеннан, патриотик чара оештырылды. Бу хакта җирле "Маяк" газетасы хәбәр итә. 
 
Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, шәһәр һәм район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев катнашты, дип яза район басмасы.
 
Калуга янындагы каты бәрелешләрдә һәлак булып, хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән якташыбыз Кәшфи Рәкыйповның туганы Рузалия Мириханова аның эзтабарлар тапкан каскасы белән медальонын музейга бүләк итте.
 
Аннан чарда катнашучылар Җиңү паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100