Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда әбиләр чуагы яшьлеккә кайтарды
Мәйдан уртасына бер-бер артлы сәхнә ветераннары коллективлары, өлкәннәребез бәйрәменә бизәк өстәп үзешчәннәребез чыга торды.
(Азнакай, 25 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).Табигать тә өлкәннәребезгә мәрхәмәтле: көзге уңышларны җыеп амбарларны тутырган, агачлар күлмәкләрен алтынсу төскә алыштыра башлаган шушы муллык, хозурлык чорында Әбиләр чуагына хакимлек биреп, менә 12 ел инде матур бәйрәмгә җыеп ала. Быел чордашларның бу очрашуы Балалар иҗат үзәге каршындагы фонтан янәшәсендә үтте, дип яза районның “Маяк” газетасы.
–Сезнең дә басуларда, ындыр табакларында куйган тырышлыгыгыз, игенчеләргә ярдәмегез белән районыбыз кырларында быел да мул уңыш җыеп алдык. Рәхмәтебез зурдан сезгә, хөрмәтле апалар, абыйлар! – диде бәйрәмне ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Районыбыз, шәһәребез үсешенә куйган фидакарь хезмәтегез безнең өчен олы үрнәк ул. Без дә сезнең башлангычларны дәвам итеп, сезгә лаек алмаш булырга тырышабыз. Киләчәктә дә менә шулай күрешеп, бәйрәмнәрне бергә үткәреп, аралашып яшәргә язсын.
–Бүгенге очрашу безне тагын да тупласын, ел буена җитәрлек дәрт-дәрман алып китик, – дип чордашларын рәхәтләнеп күңел ачарга чакырды район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов.
Мәйдан уртасына бер-бер артлы сәхнә ветераннары коллективлары, өлкәннәребез бәйрәменә бизәк өстәп үзешчәннәребез чыга торды, ак яулыклы, түбәтәйле бәйрәм кунаклары аларга кушылып яшьлек елларына "кайттылар", диелә хәбәрендә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз