news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда беренче сыйныфка керүче балаларга букчалар тапшырдылар

Балалар төрле кызыклы уеннарда катнашып, табышмаклар чишеп кинәнделәр.

Азнакайда беренче сыйныфка керүче балаларга букчалар тапшырдылар

(Азнакай, 24 август, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Азнакай Мәдәни үзәгенең иҗат коллективы быел беренчегә барачак малай-кызларга букчалар тапшыру тантанасында катнашты. Бу турыда район бамасы хәбәр итә.

Булачак укучылар бәйрәмгә әти-әниләре, әби-бабайлары, эне-абыйлары, апа-сеңелләре белән бергәләп килде. Аларны белем дөньясына аяк басулары белән котлап, "ТаграС-РемСервис"ның профком рәисе Рамиль Солтангиров котлады.

Кнопа һәм аның дуслары Вовка белән Лизка малай-кызларга букчага ни тутырырга кирәклеген өйрәтте. Төрле кызыклы уеннарда катнашып, табышмаклар чишеп кинәнделәр. Мәдәни үзәкнең иҗат коллективы әнә шулай зур бәйрәм ясады аларга. Ул бию флешмобы белән, күңелләргә дәрт, тәннәргә көч өстәп тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100