news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Азнакайда белгечләр социаль имин булмаган гаиләләр белән эшләү тәҗрибәләрен уртаклаштылар

«Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 23 гаилә исәптә тора.

(Азнакай, 29 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Бүген Азнакайда ун районның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре белгечләре эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга җыелды, дип яза җирле басма.

Супервизия (белгечләрнең теоретик һәм практик квалификациясен күтәрү) шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә узды. Анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде. Ул социаль яклауга мохтаҗ гаиләләр белән районда башкарыла торган эшләрне яктыртты.
«Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 23 гаилә исәптә тора. Аларның һәрберсе белән белгечләр аерым программа нигезендә шөгыльләнәләр. Районда хәйриячелек, иҗтимагый тәрбияче эшчәнлеге киң җәелгән.

Түгәрәк өстәл артында белгечләр бу өлкәдәге проблемалар хакында фикер алыштылар, районнарда социаль ярдәмне чагылдырган видеороликлар карадылар.

Зона супервизоры Ирина Грузинцева чараны оештыруда ярдәмнәре өчен азнакайлыларга рәхмәтен җиткерде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100