news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда белгечләр котыру чире турында сөйләшкәннәр

Соңгы вакытта мал-туар арасында котыру авыруының артуы күзәтелә.

Азнакайда белгечләр котыру чире турында сөйләшкәннәр
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 15 март, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Бүген район башкарма комитетында санитар-эпидемиологик профилактика буенча комиссия чираттан тыш утырышка җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда ветеринарлар, аучылар, табиблар, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм бу өлкәгә кагылышлы башка ведомстволар вәкилләре катнашты.

Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алып барды.

Мондый оператив киңәшмәгә җыелуның сәбәбе дә бар: соңгы вакытта мал-туар арасында котыру авыруының артуы күзәтелә. Бу елга чыккач кына да районда шундый 3 очрак лаборатор тикшерүе белән расланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot