news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда «Батальон» хәрби-патриотик уеннары старт алды

Анда 2005 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 300 дән артык укучы катнашыр дип көтелә.

(Азнакай, 10 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). 9 апрельдә Азнакайда мәктәп укучылары арасында «Батальон» хәрби-патриотик уеннары старт алды. Ул 6 төрле ярыштан тора, дип хәбәр итә район газетасы.

Уеннар 4 нче лицей базасында пневматик мылтыктан ату ярышыннан һәм хәрбиләштерелгән эстафетадан башланды.

Рәсми ачу тантанасында әлеге чараны оештыручылар - «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектыннан Рәзил Кашапов, Разалия Шәйдуллина, яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов, ДОСААФ Азнакай бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, 4 нче лицей директоры Ленар Хәйруллин, районның «Юнармия» штабы, яшьләр парламенты әгъзалары катнаштылар.

Хәрби-патриотик уеннар 13 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Анда 2005 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 300 дән артык укучы катнашыр дип көтелә, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100