news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда «Батальон» хәрби-патриотик уеннары бара

Җиңүчеләргә ДОСААФ кубоклары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

(Азнакай, 13 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайда мәктәп укучылары арасында «Батальон» хәрби-патриотик уеннары бара, дип яза җирле басма.

Әлеге чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектында катнашучылар Рәзил Кашапов, Разалия Шәйдуллина, ДОСААФ Азнакай бүлеге, яшьләр һәм мәгариф идарәләре, «Юнармия» штабы катнашында уздырыла.

Ул 4 нче лицей базасында пневматик мылтыктан ату ярышыннан һәм хәрбиләштерелгән эстафетадан башланды. Аннан соң Яшьләр үзәгендә «Тарихның данлы битләре» интеллектуаль турниры, Ишкәев исемендәге паркта «Лазертаг» команда ярышлары, Гаилә паркында спорт буенча ориентлашу старты белән дәвам итеп, 13 апрельдә 7 нче урта мәктәптә җыр һәм строй конкурсы белән тәмамланачак.

– «Батальон» яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүгә, хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрүгә, укучыларны спортның хәрби төрләренә тартуга юнәлдерелгән. Азнакай укучылары уеннарда сынатмадылар, үзләренең көчләрен һәм белемнәрен күрсәттеләр, – ди ДОСААФ Азнакай бүлеге рәисе Гәрәй Хәмидуллин.

Җиңүчеләргә ДОСААФ кубоклары һәм Мактау грамоталары тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100