news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда барлык татарстанлыларны «Чатыр-Батыр» бәйгесенә чакыралар

Фестивальдә 3 егет һәм 2 кыздан торган командалар катнаша.

Азнакайда барлык татарстанлыларны «Чатыр-Батыр» бәйгесенә чакыралар
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 21 август, «Татар-информ», «Азнакай-информ»). 21 августта 10.00 сәгатьтә Татарстанның иң биек ноктасы урнашкан Азнакай районында «Чатыр-Батыр» ачык фестивале була. Бәйге «Парус» спорт-туристик базада узачак.

Бәйге-бәйрәмне республика аграр яшьләр оешмасының Азнакай бүлеге оештыра. Фестивальдә 3 егет һәм 2 кыздан торган командалар катнаша.

Җитезлекне, зирәклекне, көч-дәрманны сынаган 8 төрле ярышта иң-иңнәр һәм Чатыр батырлары билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә


news_right_1
news_right_2
news_bot