news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда балыкчылар ярышты

Турнирда Азнакай, Әлмәт, Яр Чаллы, Башкортстанның Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләреннән 25 кеше катнашты.

Азнакайда балыкчылар ярышты
aznakaevo-rt.ru

 Азнакайд, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда эшләп килүче балыкчылар клубы Тымытык янындагы карьерда район башлыгы кубогына балык тоту буенча ярышлар уздырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнирда Азнакай, Әлмәт, Яр Чаллы, Башкортстанның Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләреннән 25 кеше катнашты. Балык каптырганнан соң катнашучылар учакта пешкән шулпадан авыз итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot