news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда балалар лагерьларында куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде

Һәрбер яңа смена алдыннан лагерь хезмәткәрләре һәм балалар белән мондый инструктажлар янә уздырылачак.

 (Азнакай, 2 июнь, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде, дип яза җирле басма.

Белгечләр электр җиһазлары, эвакуация юллары, беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге, су чыганаклары һәм башка шартлар белән таныштылар. Бу вакытта хезмәт күрсәтүче персонал белән янгынга каршы инструктажлар, ут чыга калса, практик дәресләр үткәрелде. Һәрбер яңа смена алдыннан лагерь хезмәткәрләре һәм балалар белән мондый инструктажлар янә уздырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot