news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда балалар хорлары көрәште

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә чын-чынлап хорлар көрәше булды.

(Азнакай, 5 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Беренче тапкыр үткәрелә торган муниципаль конкурста 11 мәктәп хоры катнашты. Җиңү бәйрәменә багышланган әлеге бәйге мәгариф идарәсе тарафыннан сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан оештырылган, диелә район хәбәрендә.

Иң беренче булып сәхнә тоткан 9 нчы урта мәктәпнең «Юность» хоры «Служить России» җырын башкару осталыгы белән генә түгел, киемнәре белән дә сокландырды.

– Яшь армиячеләр формасын районда беренчеләрдән булып мәгариф идарәсе ярдәмендә Санкт-Петербургтан кайтардык. Башта мәктәп эчендә ярыш оештырып, хорга алар арасыннан иң яхшы җырлаучы егет-кызларны тупладык, – ди директорлары Гаяз Хәмидуллин.

Шулай ук гран-при яулаган Азнакай 2 нче урта мәктәбенең «Радость», беренче урынга лаек булган 7 нче мәктәпнең «Казаки» коллективлары да чыгышларына бар яклап та иҗади якын килгәннәр.

– Образларны үзебез уйлап таптык: кызлар сугыш чоры күлмәкләреннән, егетләр хәрби киемнән чыгарга булдык. Ул «Тальяночка» җырына бик туры килде. Конкурс ошады, киләсе елларда да дәвам итсен иде, – ди 2 нче мәктәпнең 8 А сыйныфыннан Аделия Закирова.

8 нче мәктәпнең «Память» хоры үзенең саны белән шаккаттырды: анда 47 малай катнашты.

– Бу балалар кечкенәдән үк җырлыйлар. Мәктәптә ир-егетләр ансамбле күптәннән эшләп килә. Конкурс буласын белгәч, үзләре теләп җыелдылар, патриотик җырларны аеруча яраталар, – ди Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хор җитәкчесе Фәйрүзә Гатауллина.

Иң кечкенәләр – Азнакай 3 нче урта мәктәбенең 1 нче сыйныфлары булды. «Сюрприз» коллективында 25 тән артык бала җырлады. Музыка укытучысы Рәсимә Фәхретдинова аларны өченче урынга алып чыгарлык итеп әзерләүгә ирешкән.

– Зур теләк белән катнашырга ризалык белдерделәр, җырлый торган музыкаль класс, – ди сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Байкина.

– Сез тарихка беренче хорда катнашучылар булып кереп калдыгыз. Җиңүчеләрне билгеләү һич тә җиңел булмады. Жюри иң беренче чиратта төрле тавышка җырлауга, вокалның сыйфатына, образга керүгә игътибар итте, – диде жюри рәисе, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишина бүләкләр тапшырганда.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова чарага югары бәя бирде.

– Һәрберегез шулкадәр яхшы әзерләнгәнсез, матур җырлыйсыз. Сезне бөтен шәһәр халкы күрергә һәм ишетергә тиеш, – диде ул һәм хорлар көрәшен үткәрүдә өлеш керткән педагогларга, укучыларга, ата-аналарга рәхмәтен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100