news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда балалар диңгез хәзинәләре эзләде

Урманай авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Хәзинә эзләүчеләр” квест-уены оештырылды.

(Азнакай, 28 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Кайда ничектер, ә менә Азнакай районы Мәнәвез авылы балаларының җәйге ялы күңелле уза. Аларны көн саен диярлек кызыклы чаралар көтә. Урманай Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган “Хәзинә эзләүчеләр” квест-уены да бик мавыктыргыч һәм маҗаралы булды, дип яза Татарстанның Азнакай районында чыгучы "Маяк газетасы. 

Әкият геройлары Джек-воробей (Мәнәвез Мәдәният йорты директоры Гөлназ Исламова) һәм Юнга (Урманай Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Резеда Мофаздалова) ярышларны кызыклы итеп үткәрде. “Монолит (Мәнәвез) һәм “Морской кипиш” (Урманай) командалары уенга баш-аяклары белән кереп чумдылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Барлык балалар соңыннан тәмле призлар белән сыйланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100