Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда балалар бакчасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы шәһәрчеге ачылды
Кунакларга балалар үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен дә күрсәттеләр.
(Азнакай, 16 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай балалары бик кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнеп үсәчәк. "Теремок" балалар бакчасында 13 июльдә ачылган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мәйданчык бу эштә аларга турыдан-туры ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә район газетасы.
Шефлары – Равил Гинатуллин җитәкчелегендәге автомобиль юллары идарәсе аларга әнә шундый зур бүләк ясаган.
– Бакчабыз территориясендә буш урында шундый мәйданчык булдыру уе туды. Безнең инициативаны Равил Галиевич хуплап каршы алды. Бергәләп проекты өстендә эшләдек. Төзелешкә былтыр көзен тотындылар һәм менә түземезлек белән көткән шатлыклы көн җитте, – ди «Теремок» балалар бакчасы мөдире Кристина Бәхтиярова.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мәйданчык барлык таләпләргә туры китереп эшләнгән. Биредә кирәкле юл билгеләре, ун светофор бар.
– Шәһәрдә дә бу кадәр светофор юктыр, ватылса, сездән сорап торасы булыр, – дип шаяртты муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәйданчыкны ачу тантанасында. Ул мондый шәһәрчекнең балалар арасында юл травматизмын кисәтүдә мөһим роль унавын ассызыклап, әлеге кирәкле проектны тормышка ашыручыларга рәхмәтен белдерде һәм хакимияттән велосипедлар бүләк ителәчәген әйтте.
Автомобиль юллары идарәсенең ярдәме моның белән генә чикләнми. Былтыр бакча территориясен асфальтлап, киселгән юан тополь төпләрен гномнар өенә әверелдереп, чәчәк клумбалары ясап, бордюр кырыйлары буйлап затлы куаклар утыртып, ап-ак вак ташлардан палитра иҗат итеп куандырганнар. Болар өстенә бина эчендә дә шактый ремонт эшләре башкарылган.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча мәйданчыкка Яңа ел бәйрәмендә 3 электромобиль дә бүләк иткәннәр. Равил Гинатуллин дүртенче машинаның да «таможня» үтүен әйтте.
– Хыялыбызны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәткән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга рәхмәтлебез. Шефлар буларак, балалар иминлегенә үз өлешебезне кертәсебез килде. Сигез төрле укыту программасы бар, тәрбиячеләр аларны инде өйрәнделәр, – диде ул.
Мәйданчыкны ачу тантанасында «Татнефтедор» җәмгыяте управляющие Рөстәм Гарифуллин, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесе Сергей Сураев, Азнакай ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Равил Сәүбанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов та балалар бакчасына бүләкләрен тапшырдылар.
Кунакларга балалар үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен дә күрсәттеләр. Ә Владислав Бакин саксафонда уйнап, моңлы көйләрен бүләк итте.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча шәһәрчек барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен өйрәнү мәйданчыгы булачак, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз