news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда балалар арасында республикакүләм шахмат турниры үтәчәк

Чарага шахмат буенча халыкара спорт мастеры Илдар Низамовның да килүе көтелә.

(Азнакай, 3 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Саниева) Татарстанның Азнакай шәһәрендә Яңа ел каникуллары вакытында да спорт тормышы тынып тормый. 7 гыйнварда “Шифа” үзәгендә балалар арасында шахмат турниры үтәчәк, дип хәбәр итә районның aznakaevo-rt.ru сайты.

Турнирда Азнакай, күрше Бөгелә, Баулы, Җәлил, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Октябрьскийның иң яшь һәм иң оста шахматчылары үзара көч сынашачак. Чарага шахмат буенча халыкара спорт мастеры Илдар Низамовның да килүе көтелә. Аны җиңгәннәргә махсус бүләкләр дә әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot