news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда “Бала – төп пассажир” акциясе узды
9 нчы мәктәпнең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ бүлеге вәкилләре белән берлектә рейдка чыкты.
Скопировать ссылку
(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Азнакайда узган "Бала - төп пассажир" акциясендә мәктәп укучылары да катнашкан. Бу хакта районның "Маяк" газетасы хәбәр итә.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып бара.
9 нчы мәктәпнең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ бүлеге вәкилләре белән берлектә рейдка чыгып, машина йөртүче ата-аналарны хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакырып, белешмәләр таратты.
"Балаларның юллардагы иминлеге турында без – олылар: әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр, һәм, һичшиксе, руль артында утыручылар кайгыртырга һәм хәвефсезлекне тәэмин итәргә тиеш", ди район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илдар Исхаков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2