Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда бакча сабыйларын бишек җырына йоклаталар
Максатыбыз - татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, милли хәзинәбез булган бишек җырларын балаларга өйрәтү, ди тәрбияче Зәния Исхакова
(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”). Бишек җыры... Йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла. Азнакайның “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбиячеләр халкыбызның бишек җырларына зур әһәмият бирә. Аларны җыйныйлар, китапчыклар итеп бастырып чыгаралар, балаларны шул көйләрне тыңлатып йоклаталар. Бу җырлар аша сабыйларны матурлык, ата-ана мәхәббәте, халкыбызның рухы, аһәңле теле, туган йорт, туган җир төшенчәләре белән таныштыралар, диелә aznakaevo-rt.ru сайтындагы язмада.
“Максатыбыз - татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, милли хәзинәбез булган бишек җырларын балаларга өйрәтү. Гаилә бәйрәмнәрендә әти-әниләр белән бишек җырларына конкурслар да үткәрелә”, - ди тәрбияче Зәния Исхакова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз