news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне уңаеннан бәйге узды

Куелган барлык таләпләрне үтәп, стена газеталары арасында беренче урынны производствоны автоматлаштыру цехы яулады.

(Азнакай, 21 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне уңаеннан Яшьләр үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре командалары арасында ярыш узды, дип хәбәр итә район газетасы.

Хезмәт куркынычсызлыгы темасына багышланган “Кайда логика?” дигән уенда 20 команда катнашып, аның 8 е финалга чыкты. Иң күп очко җыеп, беренче урынны – производствоны автоматлаштыру цехы, икенче урынны – автомобиль юллары идарәсе, өченче урынны “Перекрыватель” һәм “Ак чишмә” командалары яулады.
Хезмәтне саклау буенча район координацион советы рәисе Наҗәт Нәгыймов җитәкчелегендә комиссия стена газеталарына һәм видеороликларга бәя бирде.
Командаларның бу биремнәргә иҗади якын килүен билгеләп үтәргә кирәк. Кайбер газеталарның башлары ук җәлеп итә. Мәсәлән, автомобиль юллары идарәсенеке – “Подорожники”, “Перекрыватель” җәмгыятенеке – “Перекрывашка”, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортыныкы – “Амузонки”, производствоны автоматлаштыру цехыныкы – “ВАТТ-ЦАП”.

Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе чыгарган газетада юмор-сатира көчле: “Станокта эшләгәндә техника куркынычсызлыгын өч бармагым кебек беләм”, “Бары хатын-кыз куллары гына шулай йомшак итеп асфальт җәя ала”, “Бәдрәф кәгазеннән еш файдаланучылар кимендә бер агач утыртырга тиеш” кебек фотосүрәтләр астындагы язуларны елмаймыйча уку мөмкин түгел.

Куелган барлык таләпләрне үтәп, стена газеталары арасында беренче урынны производствоны автоматлаштыру цехы яулады. “Азнакайнефть” идарәсе командасы – икенче, “Геофизика” җәмгыяте командасы өченче урынга лаек булды.

Видеороликларга килгәндә, барлык кретийларны саклап, теманы юмор белән тирәнтен ачып биргән мәдәният идарәсе командасы беренчелекне алды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында беренчелек “Агрофирма” командасына бирелде. Шулай ук “Челтәрле компания” җәмгыяте командасының иҗат җимеше дә жюри күңеленә бик хуш килде, әмма вакыт кысасын үтеп китү сәбәпле, ул икенче урынга чыкты. Өченче урынга мәгариф идарәсе видеоролигы лаек булды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100