news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда аз керемле балалы гаиләләргә ярдәм итәләр

Менә 7 ел инде республикада “Синең файдага” хәйрия фонды эшли.

(Азнакай, 13 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай районында бүгенге көндә балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән аз керемле 56 гаилә бар. Аларны район хакимияте, социаль яклау идарәсе күз уңында тотып, мөмкинлектән чыгып ярдәм күрсәтергә тырыша. Игелек чараларында, шәфкатьлелек марафоннарында тупланган хәйрия акчалары да менә шушындый гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга, физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга катлаулы операцияләргә, дәвалануга тотыла, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Менә 7 ел инде республикада “Синең файдага” хәйрия фонды эшли. Быел Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан барланган яңа туганнан алып, 4 айга кадәрге сабыйлары булган авыр тормыш хәлендәге һәм социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләргә бу фонд хисабыннан “Сабый тартмасы” бүләкләре әзерләнде. Шундый 596 җыелма инде ияләренә барып иреште. Безнең районда 4 гаиләдә тәрбияләнүче сабыйларга бүләкләрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.

– Нарасый туу һәр гаилә өчен куанычлы вакыйга. Балаларыгызның сау-сәламәт булып үсүләрен телим. Киләчәктә сезнең горурлык, терәк булып, тормышта үз урыннарын тапсыннар, бәхетле булсыннар! – диде ул.

Татарстандагы моңа охшаш башлангычның Россиядә әле булганы юк. Проектның идеясе Финляндиянең социаль сәясәт практикасыннан алынган. Аларда инде 75 ел буена хөкүмәт яшь әниләргә сабыйларына бер яшькә кадәрге кирәк-ярак тутырылган менә шундый тартма (аны сабыйны салып йөртә торган бишек итеп тә кулланырга була) бүләк итә.

Азнакайның яшь әниләре алган тартмаларда яңа туган сабыйларга  алты ай дәвамында кирәк булган кием-салым, җылы юрган-конверт, биләүләр, башка кирәк-ярак – барысы 29 әйбер һәм сөт продукциясе алуга сертификатлар салынган, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100