news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда авылларны саклау өчен димчеләр җитмәү мәсьәләсен күтәрделәр

Районда "Пар канатлар" клубы нәтиҗәле генә эшли башлады.

 (Азнакай, 12 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Татарстанның Азнакай районында иҗтимагый совет һәм җәмәгать оешмалары активистлары Кәкре Елга һәм Чалпы авыл җирлекләрендә булып кайттылар, дип хәбәр итә Азнакайның “Маяк” газетасы.

Авыл биләмәләренең социаль, мәдәни, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл сөйләшүен район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. “Авыл тормышын тагын да җанландырып җибәрүгә менә шулай бөтен җәмәгатьчелек белән тотыну бик урынлы, – диде ул киңәшмәне ачып. – Шулай аралашып, хәл-әхвәлләрне белешеп яшәсәк, тормышның ямьсез якларына да, начар гадәтләргә дә урын булмас. Хәзерге вакытта бердәмлек, авылдашларның бер-беренә ихтирамы, игътибары, уртак проблемаларны бергәләп хәл итү аеруча мөһим”.

Авыл биләмәләре башлыклары үз җирлекләрендәге көн сулышы белән таныштырдылар, иҗтимагый оешмалар белән үзара эшчәнлек хакында сөйләделәр, проблемаларны яктырттылар, халыкны борчыган мәсьәләләр дә күтәрелде. Күпчелегендә, балалар тууга караганда, үлем-китемнәр күбрәк. Моның төп сәбәбе яшьләрнең авылда төпләнеп калмавында. Гаилә корырга ашыкмаган буйдаклар, ялгызлар проблемасын да “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы да тиккә генә күтәрми. Аның каршында төзелгән “Пар канатлар” клубы инде нәтиҗәле генә эшли башлады. Әмма клуб чараларына авыллардагы яшьләрне дә тарту кирәк, монда биләмә башлыкларының да активлыклары сорала, әлбәттә. Кайбер авылларга Урсай белән Буралыдагы Рүзилә, Фәридә ханымнар кебек димчеләр җитми. Фәридә ханым киңәшмә барышында бу нәүбәттән авылның “Ак калфак” оешмасы җәелдергән эш тәҗрибәсен дә уртаклашты. “Әйдәгез, районыбыз авылларындагы әлегәчә гаилә кора алмый йөргән ялгызларны очраштырыйк, таныштырыйк. Моны без эшләмәсәк, кем алыныр тагын? Ә бит үзләре шулай кыюсыз, тыйнак, оялчан булганга да парларын таба алмый калган бит алар. Язмышына буйсынып, кабаттан гаилә корырга тәвәккәлли алмаган толларга да безнең ярдәм кирәк”.

Түгәрәк өстәл барган Кәкре Елга җирлегенең үзендә генә дә 18-25 яшьлек 40тан артык ир-егет, 28 хатын-кыз бар. Алар гаилә корып шушында төпләнеп калганда гына авылның киләчәге бар дигән сүз. Районның иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков бу нәүбәттән шул ук клублар, биләмә башлыклары, авыл активының бергәләп эшләве кирәклегенә басым ясап, үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Хәзерге буын балаларын артык иркәлибез, хезмәткә тиешенчә тартмыйбыз түгелме? Кайбер ата-аналарда, балалар мәктәптә бернинди физик эш башкарырга тиеш түгел, дигән тискәре фикер яши. Сөйләшүдә бу мәсьәлә дә урынлы күтәрелде. Монда Чубар Абдул мәктәбенең эш тәҗрибәсе башкаларга үрнәк итеп куелды. Биредә хезмәт дәресләрендә алар кадак-чүкечен, тегү-чигүен тотып, үзләренең киләчәк тормышында бик тә кирәк булачак эшләргә өйрәнеп үсәләр. Мәктәп ихатасына койманы да укытучылары белән бергәләп коеп куйганнар. Җәй буена белем йорты шау чәчәктә утыра, ашханәгә кышлык яшелчәсен, җиләк-җимешен дә үзләре үстерәләр. Кечкенәдән сеңгән тырышлык олы тормыш юлында үз җимешләрен бирә, билгеле. Районда мал-туар асрап, бакчачылык белән шөгыльләнеп матур гына яшәп яткан эшмәкәрләребез бар. Бу сөйләшүдә дә үз эшен ачарга теләүчеләргә дәүләт субсидияләре, ташламалы кредитлар, грантлар хакында бик тәфсилле мәгълүматлар җиткерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100