news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда авыл уңганнарын бүләкләделәр

Илдус Габдрахманов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Азнакайда авыл уңганнарын бүләкләделәр

(Азнакай, 16 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резидә Шәрипова). 15 октябрьдә “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында район авыл хуҗалыклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Чарада хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге тантаналы чарада Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, тугандаш Тарсус шәһәренең элеккеге, хәзерге Мерсин шәһәре башлыгы Борһанетдин Коҗомас һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Министр урынбасары башта хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады.

Район игенчеләре һәм терлекчеләре һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылыйлар. Быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35 центнердан артык уңыш җыеп алып, 160 мең тонна югары сыйфатлы ашлык җитештерелгән. Сөт саву буенча да уңышлар куанычлы: көненә 133 тонна сөт савыла, уртача һәр сыерга 17 кг туры килә.

Терлекләрнең баш саны арта. Район авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча республикада 7 нче урында бара. Бәйрәм белән тәбрикләп, Марсель Шәйдулин һәм Илдус Габдрахманов районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.



Тантаналы чарада хуҗалык кырларында, фермаларда армый-талмый хезмәт куйган иң тырыш игенчеләр, терлекчеләр, фермерлар, белгечләр, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100