Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда автосөючеләр өчен ипподромда боҗралы трек ярышлары үтте
Быел квардроциклда да узышучылар булды.
(Азнакай, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Автосөючеләр өчен бу ялларда Азнакай ипподромында боҗралы трек ярышлары үтте, дип яза район газетасы.
Техника җене кагылучылар өчен әлеге төр ярышлар Азнакайда беренче ел гына үткәрелми. Быелгысы – 13 нчы тапкыр. Катнашучылар саны да елдан-ел арта. Монысында Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Карабаш бистәсеннән барлыгы 31 автосөюче үзләрен дә, тимер атларын да сынады. Катнашучылар 4 категория буенча ярышты. Арткы, алгы, тулы приводлы тимер атлар һәм анлим классы. Соңгысында исә барлык төр автомобильләр катнаша алды. Быел квардроциклда да узышучылар булды. Монысы инде быелгы ярышның үзенчәлеге, ди оештыручылар.
–Әлеге чараны әзерләүдә – трассаны ясауда, мавыктыргыч ярышларны күзәтүче тамашачылар өчен, машиналар кую өчен мәйданнар булдыруда Азнакайның яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча унитар предприятиесе, “Азнакайнефть” идарәсе булышлык күрсәтте, ярышлар исә яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән уңышлы үткәрелеп килә, – ди чараның төп иганәчесе КАТАТZA автоклубы җитәкчесе Рамиль Гарипов.
Узышчыларның берсе дә сынатырга теләмәде, ныклы әзерлек белән һәркем беренчелеккә ыргылды. Тик ярыш - ярыш инде, җиңүчеләрне барыбер билгели.
Менә алар – алгы приводлы автомобильләр арасында – 3 нче урында Бөгелмәле Артем Тищенко, 2 нчедә – Әлмәттән Андрей Духно, 1 нчедә Түбән Камадан Азат Низамов.
Арткы приводлыларда өченче урын Әлмәттән Леонид Никулинда, икенчедә - Азнакайдан Рамиль Гарипов, җиңүче – Алабугадан Рөстәм Нәбиуллин.
Тулы приводлылар классында Айдар Ибраһимов һәм Азнакайдан Рамиль Гарипов өченче һәм икенче урыннарны яуласа, беренчедә – Түбән Камадан Ринат Алтынбаев.
Анлим классында Әлмәттән Андрей Духно – өченче, Бөгелмәдән Радик Габделхаков– икенче, Түбән Камадан Азат Низамов беренче урында.
Катнашучыларга дипломнар, җиңүчеләргә кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Чарада чыгыш ясаучылар үзләренә тәҗрибә тупласа, тамаша кылучыларга әлеге ярышлар яхшы кәеф бүләк итте, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз