Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда автомобиль тәрәзәләрен каралтып йөргән биш кеше кулга алынган
Ел башыннан районда 202 кешегә беркетмә төзелгән булса, аларның 19ы – икенче тапкыр эләгүчеләр.
(Азнакай, 22 сентябрь, "Татар-информ", “Маяк”). Азнакайда автомобиль тәрәзәләрен каралтып йөргән биш кеше кулга алынган, дип яза ьирле басма.
24 сентябрьгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда, “Тонировкасыз Татарстан” профилактика чарасы уздырыла. Акция кысаларында ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тәрәзәләрен чамадан тыш каралтып йөрергә яратучыларны ачыклау буенча рейдлар уздырачак.
Әлеге төр хокук бозу өчен закон тарафыннан 500 сум штраф каралган. Бер тапкыр инспекторлар “кулына” эләгеп тә, “тонировка”дан котылмаган кешеләргә өстәмә штраф яный, закон тарафыннан шулай ук 15 көнгәчә административ кулга алу да каралган.
Ел башыннан районда 202 кешегә беркетмә төзелгән булса, аларның 19ы – икенче тапкыр эләгүчеләр. Шуларның бишесе административ кулга алынган
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз