Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда - “Автоледи” ярышчылары
Биредә аларны район җитәкчеләре каршы алды. Инде уналтынчы ел үткәрелеп килгән бәйрәм-бәйгене район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты.
(Азнакай, 12 август, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Юлда ачык төсе яисә матур бизәкләре белән күзгә ташланган машина күренсә, билгеле, бу инде ир-егетләргә ишарә дигән сүз: син кәперәймә, монда мин – үкчәле зат барам, хөрмәт бир! Азнакай урамнарын кәрван белән узып, “Автоледи” ярышчыларының да көчле затларга үзләре хакында янә бер искәртүләре иде. Күңелләре дә җәйге кояштай балкый: ДОСААФ әзерләгән юл кагыйдәләре имтиханын уңышлы узып, инде менә полигонга – машина йөртү осталыкларын күрсәтергә барулары дип яза районның “Маяк” газетасы.
Биредә аларны район җитәкчеләре каршы алды. Инде уналтынчы ел үткәрелеп килгән бәйрәм-бәйгене район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты.
–Гүзәл затлар булсагыз да, сез тормышның бар ягына да җитешәсез: гаилә учагын саклап, безнең терәк-таяныч булып торасыз, төрле тармакларда эшләп, уңышлар яулыйсыз, балалар тәрбияләү дә күпчелек сезнең җилкәдә... – диде ул. – Шушы көндәлек мәшәкатьләргә җитешү өчен руль артына да утырдыгыз. Юлларда иң тәртипле, кагыйдә саклап йөрүчеләр булуыгызны, без, ир-егетләр таныйбыз, хөрмәтлибез.
Марсель Зөфәр улы бәйгедә берничә еллар катнашып килгән ханым-туташларны бүләкләп тә узды.
Үзләренә әйтелгән ихлас сүзләрдән нәфис затлар тагын да ачылып китте. Бәйге үз югарылыгында үтсен өчен бөтен шартларны тудырган ДОСААФ җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, ГИБДД начальнигы Сирин Раймановның комплимент-теләкләре дә күңелләрне үссендереп җибәрде.
Чыннан да, бәйгедә катнашкан унҗиде автоханымның һәммәсе сөйкемле, затлылар. Машиналарын күр, аларның да ат көче елдан-ел үсә, гайрәтләнә бара. Үзебездә чыкканнарын, чит илнекеләрен, инде ретрога әйләнеп барганнарын – барсын да иярлиләр. Руль артында үзләрен бик иркен, ышанычлы тоталар: каршылыклар тулы “елан юлын” да, вакытка йөрү биремен дә эх тә итми үттеләр. Иминлек һәм кагыйдәләр сакланышына күзәтчелек иткән ГИБДДның пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков, “БДД” ГБУның профилактика бүлеге начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина, ДОСААФ укытучысы Азат Гарифуллин сынаудагы һәр хәрәкәтне күз уңында тотты.
Бәйгедә осталыгын сынаучылар арасында машина йөртү хокукын әле бер ай элек кенә алучылар да, инде 12 еллык стажы булганнар да бар. Беренчеләре исемлегендә булса да, үзен бик ышанычлы тоткан Элиза Газизова “чәйнек” номинациясендә бүләкләнсә, ярышта бишенче елын катнашкан 12 ел руль артындагы Гүзәл Мөхәммәтова иң тәҗрибәле буларак билгеләп үтелде. “Леди-шумахер” исемен Айгөл Зарипова алса, “Юл кагыйдәләре белгече” Энҗе Баязитова теориядә алдырды. Машинасында эшләпә балкыган Гүзәл Бәзгытдинованың зәвыклылыгы сокландырды.
Ә инде төп нәтиҗәләргә килгәндә, өченче урынны Гүзәл Тимбакова, икенчене Гөлфия Хакова яулады, җиңү Альбина Галимуллина бәхетенә тиде. Нәфис затларга бүләкләрне дә затлыдан иткәннәр, берсе дә мәхрүм калмады.
Янәшәдәге аланлыктан бөркелгән җиләк исе хозурында җырлар белән, сый-нигъмәтле табында чәйләп төгәлләнде бәйрәм, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз