news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда атказанган күгәрченче бу кошларның Бөек Ватан сугышында почта ташуларын сөйләде

Әлеге хәйрия чарасы Казан күгәрченнәре клубы рәисе Валерий Варянин җитәкчелегендә уздырылган.

(Азнакай, 14 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Гөлнара Гәрәева).Татарстан Республикасының «Казан күгәрченнәре» экологик-социаль программаларны яклау үзәге вәкилләре Азнакай шәһәренең сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәптә кунакта булдылар, дип хәбәр итә район газетасы.

Казан күгәрченнәре клубы рәисе Валерий Варянин җитәкчелегендә уздырылган әлеге хәйрия чарасында балалар тынычлык символы булган кошларның биологик үзенчәлекләре, төрләре белән таныштылар.

Дүрт дистәдән артык күргәзмәдә катнашкан атказанган күгәрченче Виктор Даниловның күгәрчен асрау тарихы, әлеге кошларының Бөек Ватан сугышында почта ташулары, канатлы спортсменнарның батырлыклары турында мәгълүматларын укучылар гына түгел, әти-әниләр дә кызыксынып тыңладылар.

Балалар соңыннан кошларны кулларына алып, сыйпап карадылар, алар белән фотосүрәткә төштеләр. Викторина сорауларына да төгәл җавап бирделәр.

Әлеге чараны оештыручылар мәктәп белән алга таба да хезмәттәшлек итәргә карар кылдылар, диелә район хәбәрендә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100