news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ата-аналар форумы узды

Соңыннан «Дус сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль турында катнашучылар бүләкләнде.

(Азнакай, 1 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Балалар иҗат үзәгендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында ата-аналар форумы узды. Анда гаиләнең роле, кыйммәтләре һәм традицияләре хакында мәсьәлә күтәрелде, диелә район газетасында.

– Бала тәрбияләүдә иң беренче чиратта әти-әниләр җаваплы, алар һәр яктан үрнәк булып торырга тиеш, – диде Марсель Шәйдуллин.

Районыбыз белем сыйфаты буенча республикада 9 нчы урынга күтәрелде, тәрбия буенча – беренчелекне яулады. Елдан-ел олимпиадаларда призлы урын алучы, имтиханнарда югары баллар җыючы укучылар, медальгә ия булучылар саны арта. Район башлыгы шундый сәләтле балалар тәрбияләгән өчен ата-аналарга рәхмәтен җиткерде.

Педагоглар һәм ата-аналар кулга-кул тотынып эшләгәндә генә укуда да, тәрбиядә дә уңышка ирешергә мөмкин. Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нәфисә Шәфыйкова үзенең чыгышында моны аеруча ассызыклап әйтте. Киңкырлы шәхес тәрбиләү өчен районда мөмкинлекләр җитәрлек. Спорт, мәдәният учакларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә төрледән-төрле түгәрәкләр эшли, иҗади бәйгеләр, фәнни-гамәли конференцияләр, һөнәри юнәлеш кебек бик күп проектлар тормышка ашырыла. Гаиләдә туган четрекле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә «Гармония» педагогик-психологик хезмәте оештырылган.

«Их яхшы сыйныф җитәкчесе» республика бәйгесе финалисты, Актүбә 2 нче урта мәктәбе укытучысы Алия Закированың сүзләрен өлге итеп алырлык:

– Кайбер ата-аналар бөтен тәрбияне укытучыга йөклиләр. Әмма сыңар кул белән генә төен ясап булмый.

Ул сыйныфын бер йодрыкка туплый алган. Чараларда әти-әниләр башлап йөри. Быел «Әтиләрдән мастер-класс» дигән яңа проектны тормышка ашыра башлаганнар.

Тәрбия процессына әтиләрнең дә кушылуы куандыра. Мәктәпләрдә Әтиләр берлекләре актив эшли. Гимназиядән Рөстәм Хәйдәров чыгышын тыңлаганда, гаилә башлыклары өчен зал куанып утырды.

– Әтиләрне күтәрү авыр булмады. Балалар белән предприятиеләргә экскурсияләр ясыйбыз, батырлык дәресләре, спорт ярышлары үткәрәбез, башка мәктәпләрнең Әтиләр берлеге белән дусларча матчлар оештырабыз, – диде ул.

Гаилә никахтан ярала. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әлфинур Хәйретдинова районда гаиләләрне саклау юнәлешендә башкарылган эшләрне яктыртканда, чәчәкләргә, якты теләкләргә күмелеп, кәләш белән кияүнең тантаналы төстә бер-берсенә тугры булып яшәргә ант бирүләре, яңа туган сабыйларын шатлык белән теркәүләре, көмеш, алтын, бриллиант туйларын күңелле итеп билгеләп узулары күз алдыннан сызылып узды. Һәр йөзенче пар һәм яңа туган сабыйга, юбилярларга җитәкчеләр тарафыннан аерым хөрмәт күрсәтелә. Ялгызларны кавыштыру юнәлешендә «Пар канатлар» клубы күркәм эшләре белән куандыра. Үз районыбыз белән генә чикләнмиләр, Казан шәһәре, Әлмәт, Бөгелмә, Балтач районнары белән дә элемтә урнаштырганнар.

Гаилә таркалу – зур кайгы, аеруча ул балаларга нык тәэсир итә. Шуңа күрә районда бу мәсьәлә җитәкчелекнең аерым игътибарында. Уртак сөйләшүләр нәтиҗәсендә быел аерылышырга гариза биргән 14 гаиләдән 8 парны саклап калганнар. Кызганычка каршы, әле кавышучларга караганда аерылышучылар саны артык. Марсель Шәйдуллин бу юнәлештә тагын да ныграк эшләргә кирәклеген әйтте.

Форумда социаль-гуманитар белем бирү үзәгенең балалар сәламәтлеген саклау, тәрбия һәм социальләштерү өлкәсендә квалификация күтәрү һәм һөнәри әзерлек бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нотфуллина да катнашты. Ул ныклы гаилә төзү өчен гаилә традицияләрен сакларга, ялгыш адымнардан саклау өчен балаларга дөрес юнәлеш бирергә кирәклегенә басым ясады.

Соңыннан «Дус сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль турында катнашучылар бүләкләнде, дип хәбәр итә район газетасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100