news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда “Ана мәхәббәте”н барлыйлар

Шул темага фотоконкурс игълан ителде

  (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Бер айдан Россия халкы Әниләр көнен билгеләп үтәчәк. Әлеге уңайдан бик күп чаралар, бәйгеләр оештырыла. Азнакай Яшьләр үзәге “Ана мәхәббәте” темасына фотоконкурс игълан итте, дип белдерә районның “Маяк” басмасы.

Бәйгедә катнашучылар “Могҗиза көткәндә”, “Әнинең көндәлек тормышы”, “Наз” номинацияләре буенча иҗатта көч сынаша ала. Эшләр 21 ноябрьгә кадәр Яшьләр үзәгендә Мәрҗани урамы, 22 а йорт адресы буенча кабул ителә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot