Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда актив укыту алымнары буенча тәҗрибә уртаклаштылар
Семинарда катнашучылар кирәкле мәгълүмат һәм зур тәҗрибә туплады.
(Азнакай, 13 декабрь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакайның Җиңү бистәсе мәктәбе базасында онлайн режимда башлангыч сыйныф укытучыларының актив укыту алымнарына багышланган семинар-практикум узды. Укытучылар ачык дәресләр күрсәтеп, әлеге өлкәдә тәҗрибә уртаклаштылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Актив укыту алымнары укучыларның активлыгын арттыруга юнәлдерелгән, ул теге яки бу проблеманы чишү буенча үзара фикер алышуга, диалогка корылган. Нәкъ шушы алым хәзер иң яхшы практика дип табылды», — ди мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Ахунова.
Семинарда катнашучылар кирәкле мәгълүмат һәм зур тәҗрибә тупладылар, дип хәбәр итә мәгариф идарәсенең методик хезмәте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз