Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда “Актүбә йолдызлар кабыза” фествале унҗиденче тапкыр үткәрелде
Конкурсның сайлап алу турында 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 500 бала катнашты, аларның 185е финалга чыкты.
(Азнакай, 21 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Альмира Галимханова). Азнакай районы Актүбә бистәсендә “Актүбә йолдызлар кабыза” фествале унҗиденче тапкыр оештырылды. Ул Россиядә – Театр елы, Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышланды. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.
Анда бистә мәктәпләре, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, шулай ук Благодатный, Чемодурово, Мәлбагыш һәм Үчәлле авыллары мәдәният йортлары иң яхшы чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Конкурсның сайлап алу турында 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 500 бала катнашты, аларның 185е финалга чыкты. Гала-концерт тулы зал белән һәм югары дәрәҗәдә узды.
Яшь талантларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галиева тәбрикләде.
40 конкурсант лауреат һәм дипломант булды, аларны әзерләгән 26 җитәкчегә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз